Барлык яңалыклар

Яшүсмерләр автоспортта ярышты

Уфада яшүсмерләр арасында автоспорт буенча Русия беренчелеге узды.

Яшүсмерләр автоспортта ярышты
Яшүсмерләр автоспортта ярышты

Уфада яшүсмерләр арасында автоспорт буенча Русия беренчелеге узды. 14-17 сентябрь көннәрендә узган ярышларда Русиянең 29 төбәгеннән 35 төркем алышты. Чарада барлыгы 140 яшүсмер катнашты. Егетләр һәм кызлар төркемнәре белән таныштыру (“визит картасы”), тәгәрмәч алмаштыру, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, виртуоз машина йөртү кебек төрләрдә сынау уздылар.

17 сентябрь Русия беренчелегенә  йомгак ясалды. Чараны ябу тантанасы Уфаның Конгресс-холл бинасында узды.

Чемпионнарны һәм призерларны бүләкләүдә Русия беренчелегенең баш судьясы – автоспорт буенча Русиянең спорт мастеры, автокросс буенча ун тапкыр Русия Кубогын алучы Александр Фабрициус, Башкортстанның Баш дәүләт автоинспекторы вазыйфасын вакытлыча башкаручы полиция полковнигы Владимир Севастьянов, Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының Балалар хокукларын яклау буенча дәүләт сәясәте департаменты киңәшчесе Татьяна Бердникова, мәгариф һәм фән министры урынбасары Филүс Минәҗев катнашты.

“Команданың визит картасы” дигән номинациядә Башкортстанның “Алга” командасы беренчелекне алды. Иң күп урыннарны Татарстан спортчылары яулады. Алар команда зачетында беренчелекне алды, шәхси зачетта Татарстан егете Кирилл Наумов 3нче урынны яулады. “Юл хәрәкәте кагыйдәләре” ярышында беренчелекне Татарстан командасы алды, шулай ук виртуоз машина йөртүдә дә ут күршеләр беренчелекне яулады.

Автоспорт буенча Русия беренчелеге “Сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектының “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” федераль проекты кысаларында оештырылды.

 


Мөнир ВАФИН фотосы.

Яшүсмерләр автоспортта ярышты
Яшүсмерләр автоспортта ярышты
Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: