Барлык яңалыклар

Иске Калмашта китапханә яңара!

Башкортстанның Чакмагыш районы Иске Калмаш авылы китаханәсенә яңа мәгълүмати-коммуникацион технологияләр кертелә. Нәтиҗәдә, авылдагы мәдәният учагы республикадагы яңа буын китапханәләре исемлеген тулыландырырга тиеш

Башкортстанның Чакмагыш районы Иске Калмаш авылы китаханәсенә яңа мәгълүмати-коммуникацион технологияләр кертелә. Нәтиҗәдә, авылдагы мәдәният учагы республикадагы яңа буын китапханәләре исемлеген тулыландырырга тиеш.
Әлеге эш Русия Президенты Владимир Путинның “май указлары”на ярашлы кабул ителгән “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла. Тиздән Чакмагыш районында яшәүче милләттәшләребезнең рухи-мәдәни тормышы яңа төсмерләр белән балкый башларга тиеш.
Чакмагыш районының китапханә системасы мөдире Р. Балягова билгеләвенчә, һәр буын вәкилләре, һәр категория гражданнары булуларына карамыйча, мәсәлән, балалармы алар, өлкәннәрме, әллә инвалидлармы – китап белән тәэмин ителүдә тигез шартларга ия булырга тиеш. Шуның өчен китапханәләрнең компьютер паркы яңартыла, аларга яңа телекоммуникацион технологияләр үтеп керә. “Мәдәният” гомумдәүләт проекты буенча районда яңа компьютерлар сатып алуга килешүләр төзелгән, әле аларны китереп, тиешле вакытта урнаштыру эшләре бара.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/82726
Читайте нас: