Барлык яңалыклар

Яшь һөнәрмәннәр ярышачак

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров “Яшь профессионаллар чемпионаты финалын үткәрү мәйданчыгын карады.

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров “Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)” ІХ Милли чемпионаты финалын үткәрү мәйданчыгын карады. Чара өчен “Касторама” гипермаркетыннан ерак түгел Рубежная урамындагы Яшь профессионаллар паркында сайланган иде.
“Бу әзерлек буенча бик зур һәм катлаулы чара. Техник һәм юридик килешүләргә вакыт күп китте. Калган вакыт күп түгел. Шуңа күрә безгә, Уфадагы чемпионат иң югары дәрәҗәдә үтсен өчен, мобилизацияләнергә кирәк”, – диде Андрей Назаров.
Премьер-министр WorldSkills Russia 2021 Милли финалын Уфада үткәрү өчен 70 мең квадрат метр ябык бина төзеләчәген, шулай ук “Касторама” гипермаркеты бинасы арендаланачагын билгеләп үтте. Моннан тыш, мәйданчыкны караганда биредә конгресс-күргәзмә комплексын төзү мөмкинлеге турында да фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, Чемпионатның ачылу тантанасы 21 июльдә, ябылу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы – 25 июльдә булачак. “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионаты финалында катнашу өчен сайлап алу ярышлары 1 апрельдә башланды.
Белешмә:
WorldSkills Russia милли финалы Русиядә 16 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары һәм 16 яшькә кадәрге WorldSkills Russia Juniors юнәлеше вәкилләре арасында WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча иң масштаблы ярышлар. Чемпионатлар ел саен Русия Президенты кушуы буенча эшләнгән “Мәгариф” гомумдәүләт проектына керүче “Яшь профессионаллар (һөнәри белемнең конкурентлылык сәләтен арттыру)” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

Фото: Bashinform.ru
Читайте нас: