Барлык яңалыклар

Эстәрлетамак юллары

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты Эстәрлетамакка нинди үзгәрешләр китерер?

Стәрлетамак өченче ел рәттән «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проектында катнаша.
Проектның төп бурычларының берсе – җирле әһәмияттәге автомобиль юлларының транспорт-эксплуатация торышын яхшырту һәм юлларда үлем очракларын киметү.
2021 елда илкүләм проект кысаларында социаль әһәмияткә ия булган объектларга илтүче юлларда эшләр башкарылачак. Мисал өчен, быел үзәк базар янында Тынычлык һәм Ивлев урамнары чатында яңа светофор урнаштырачаклар.
Карл Маркс урамындагы юлны Богдан Хмельницкий урамы һәм Ногманов урамына кадәр кисешкән чатларга кадәр төзекләндерәчәкләр. Әлеге участокта бик күп төрле социаль объектлар һәм дәүләт учреждениеләре урнашкан. Мисал өчен, "Салават" кинокомплексы артындагы сквер, Киров исемендәге парк, "Мэри Поппинс" шәхси балалар бакчасы, 4нче мәктәп, башкорт сәнгать көллияте һәм башкалар. Октябрь проспектындагы «Сити-молл» сәүдә үзәге каршындагы аллея янында (Артем урамыннан Төзүчеләр урамына кадәр) һәм Суханов урамындагы 77нче балалар бакчасы янындагы Эстәрлебаш трактына кадәр юлларны төзекләндерәләр.
Шулай ук милли проектны гамәлгә ашыру кысаларында «Халид ибн Вәлит» мәчете янындагы Тынычлык урамындагы җәяүлеләрөчен юл кичүләре өстәмә яктырту белән җиһазландырылачак,
Проектның төп бурычларының берсе – җирле әһәмияттәге автомобиль юлларының транспорт-эксплуатация торышын яхшырту һәм юлларда үлем очракларын киметү.
2021 елда илкүләм проект кысаларында социаль әһәмияткә ия булган объектларга илтүче юлларда эшләр башкарылачак. Мисал өчен, быел үзәк базар янында Тынычлык һәм Ивлев урамнары чатында яңа светофор урнаштырачаклар.
Карл Маркс урамындагы юлны Богдан Хмельницкий урамы һәм Ногманов урамына кадәр кисешкән чатларга кадәр төзекләндерәчәкләр. Әлеге участокта бик күп төрле социаль объектлар һәм дәүләт учреждениеләре урнашкан. Мисал өчен, "Салават" кинокомплексы артындагы сквер, Киров исемендәге парк, "Мэри Поппинс" шәхси балалар бакчасы, 4нче мәктәп, башкорт сәнгать көллияте һәм башкалар. Октябрь проспектындагы «Сити-молл» сәүдә үзәге каршындагы аллея янында (Артем урамыннан Төзүчеләр урамына кадәр) һәм Суханов урамындагы 77нче балалар бакчасы янындагы Эстәрлебаш трактына кадәр юлларны төзекләндерәләр.
Шулай ук гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Халид ибн Вәлит» мәчете янындагы Тынычлык урамындагы җәяүлеләр өчен юл кичүләре өстәмә яктырткычлар белән җиһазландырылачак.
Читайте нас: