Барлык яңалыклар

Республиканы яңа мәктәпләр баса

Башкортстанда 2021-2023 елларда 6 965 укучыга исәпләнгән сигез мәктәп төзү планлаштырыла.

Республика адреслы инвестицион программасы кысаларында финанслауның гомуми күләме 3,2 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бу акчаларның бер өлеше – 645,6 миллион сум, федераль бюджеттан килер дип көтелә, дип хәбәр ителә Башкортстан Республикасы Башлыгы сайтында.
Радий Хәбиров катнашуында узган чираттагы “Төзелеш сәгате”ндә яңа мәгариф объектларын төзү турында фикер алыштылар. Төп доклад белән республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазифаларын башкаручы Алексей Новиков чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, мәктәпләрне төзү эшләренең төп өлешен 2021 ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла. Әйтик, район үзәгендәге 320 урынга исәпләнгән уку йортының әзерлеге 60% тәшкил итә. Бинага җылы биргәннәр, бизәкләү эшләре график нигезендә бара. Төзүчеләр объектны 2021 елның өченче кварталында тапшырырга планлаштыралар.
Дуван районының Тастуба авылында 120 урынлык мәктәп 20% ка әзер. Мәктәпне 2021 елның дүртенче кварталында тапшырырга планлаштыралар.
2021 елның өченче кварталында Баймак районының Иске Сибай авылында 375 урынга исәпләнгән мәктәп эшли башлаячак. Биредә инде беренче кат төзелгән, газ, су кергән, котельный урнаштырылган.
Миловка паркы”нда 225 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше тәмамлануга якынлаша. Объектны 2021 елның өченче кварталына файдалануга тапшырырга планлаштыралар.
Фото: divniysadik.com
Читайте нас: