Барлык яңалыклар

Сүз куешу факты ачыкланган

Бюджетка китерелгән зыян 35 миллион сумнан артып киткән.

Башкортстанда мәгариф һәм дәвалау учреждениеләрен гомумдәүләт проектлар кысаларында компьютер җиһазлары һәм оештыру техникасы белән тәэмин итүдә сүз куешу факты ачыкланган. Бюджетка китерелгән зыян 35 млн сумнан артып киткән. Бу хакта Русия Генераль прокуратурасы хәбәр итә. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Русия Генпрокуратурасында билгеләп үтүләренчә, узган ел иң мөһим өлкәләрдә сүз куешуга каршы тору чаралары күрелгән. Аеруча гомумдәүләт проектларга, азык-төлек һәм беренчел кирәкле товарларга бәяләр ясалуга игътибар зур булган.
2020 елда илдә 160тан артык закон бозу очрагы булуы турында билгеле. Аларны бетерү, булдырмау өчен 70тән артык тәкъдим кертелгән. 60 кеше административ һәм дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
Башкортстаннан тыш, шулай ук автомобиль юлларын ремонтлау, төзелеш өлкәсендә Новгород, Тамбов, Самара һәм башка өлкәләрдә сүз куешу очраклары кисәтелгән.
Пенза өлкәсендә Монополиягә каршы хезмәт прокуратура таләбе буенча тикшерүләр башлаган. Урам-юл челтәрен ремонтлау өчен сатулар уздырганда 400 млн сумга якын суммага алдан сүз куешу факты тикшерелә.
Байкал арты краенда ипи бәяләрен 20 процентка арттыруга китергән сүз куешу турындагы тикшерү тәмамланып, гаеплеләргә карата административ эшләр кузгатылган.
Чыганак: Башинформ.
Читайте нас: