Барлык яңалыклар

Туберкулезны заманча аппаратура җиңәргә тиеш

Республиканың туберкулезга каршы диспансеры 148 018 сумлык яңа дәвалау җиһазларына ия булды.

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектына ярашлы Башкортстанда тормышка ашырылган “Сәламәтлек саклауның бердәм дәүләт информацион системасының санлы контурын барлыкка китерү” төбәк проекты кысаларында республика туберкулезга каршы диспансеры 148 018 сумлык яңа аппаратурага ия булды. Диспансерга шушы суммага сатып алынган тугыз HP LaserJet Pro M404dn принтеры кайтарылды.
Дәвалау оешмасының баш табибы Рауль Шәрипов билгеләвенчә, яңа оргтехника медицина хезмәткәрләренең эш процессын тизләтергә һәм җиңеләйтергә тиеш. Принтерлар пациентларга кирәкле документларны тиз арада бастыру мөмкинлеген бирәчәк. Яңа җиһазлар Башкортстан Республикасының медицина-мәгълүмати системасына тоташтырылып, актив файдаланыла да башлаган.
Заманча мәгълүмати технологияләр файдалану, медицина персоналына вакытны оптималь рәвештә файдалану мөмкинлеген бирә, вакытны экономияли, пациентларны анализлар нәтиҗәләре, табиблар билгеләгән дарулар, аерым бер өлкә табибларына юнәлтмә кәгазьләре белән тиз вакытта тәэмин итү мөмкинлеген бирә.
Бу исә халыкны сыйфатлы медицина чаралары белән тәэмин итү өчен үтемле чара булып тора һәм “Сәламәтлек саклауның бердәм дәүләт информацион системасының санлы контурын барлыкка китерү” төбәк программасының нигезен тәшкил итә.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/78031
Читайте нас: