Барлык яңалыклар

Агыйдел яры ничек яңарыр?

Дүртөйледә шәһәр яныннан агучы Агыйдел елгасы ярын төзекләндерү буенча җәмәгать сөйләшүләре үтте. Шәһәрне нинди яңалыклар көтә? Җавап – сайтта!

“Торлак һәм уңайлы шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты буенча Дүртөйле шәһәре яныннан агучы Агыйдел елгасы ярын төзекләндерү буенча конкурс проекты өстендә эш дәвам итә. Моңа кадәр дүртөйлелеләр бөтенрусия дәрәҗәсендә узган “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” буенча иң яхшы проектлар конкурсында беренче тапкыр катнашып, җиңү яулаган иде. Шуның аркасында, кала элеккеге сыра заводы территорияләрен, Ленин мәйданын һәм алар арасындагы җәяүлеләр юлын яңарту өчен федераль финанслау алды. Биредә бүген подрядчылар эшли.
Хәзер инде Дүртөйле Агыйдел елгасының яр буен төзекләндерү өчен республиканың башка кечкенә шәһәрләре белән көрәшкә керде. Җиңү яулаган очракта елга буе танымаслык булып матурланырга тиеш. Әмма иң элек конкурс проектын эшләү буенча зур һәм җентекле эш алып барасы бар. Моның өчен шәһәргә Казан архитекторлары һәм Башкортостан шәһәрләренең үсеш институты вәкилләре килде, алар дүртөйлелеләр тәкъдим иткән идеяләрне үстерәчәкләр.
Атна ахырында кунаклар шәһәр халкы белән очрашып, Агыйдел яр буеның киләчәге турында фикер алыштылар. Ул уңайлы һәм матур булып, үзенә тартып торсын өчен нәрсә эшләргә кирәк? Семинарга төрле һөнәр ияләре: туган якны өйрәнүчеләр, тарихчылар һәм гади шәһәр кешеләре килгән иде.
“А315” архитектура һәм дизайн студиясе җитәкчесе Илгиз Разетдинов яр буеның уникаль ландшафтын, панорамалылыгын һәм кызыклы пейзажга ия булуын билгеләп үтте. Архитектор фикеренчә, елга шәһәрнең иң гүзәл урыны, төп кыйммәте булып тора, һәм моны, һичшиксез, төзеләсе проектта ассызыкларга кирәк.
Дүртөйле халкы да үз тәкъдимнәрен белдереп, территориянең уңай һәм тискәре якларын билгеләделәр, проектлаучыларга яр буен ничек күрергә теләүләре турында сөйләделәр. Шулай ук биредә яшәүчеләр Дүртөйле урамнары буйлап виртуаль сәяхәт ясый алдылар, һәркем шәһәр тарихының һәм бүгенгесенең елгага килеп тоташуын билгеләде, чөнки яр буенда тарихи объектлар тупланган, һәм алар борынгы рухны саклый.
Проектлаучылар, урбанистлар, шәһәр төзелешен планлаштыручылар белән очрашулар киләчәктә дә дәвам итәчәк, шуңа күрә төзекләндерү проектына, ә димәк, Дүртөйле тарихына үз өлешегезне кертү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!
Фото: wikimapia.org
Читайте нас: