Барлык яңалыклар

"Уфахимпром" проблемасы чишелерме?

500 мең тонна диоксинлы калдыкларны утильләштерү һәм диоксиннар белән пычранган 46,7 гектар территорияне рекультивацияләү таләп ителә.

"Химпром" проблемасын хәл итү өчен республика хөкүмәтенә шлам җыю мәйданнары участокларын кадастр исәбенә куярга һәм Русия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгына федераль бюджет финанславын бүлеп бирү өчен кирәкле документларны тапшырырга киңәш ителә. Бу мәсьәлә Федерация Советы әгъзасы Ирек Ялаловның Уфа мэры Сергей Греков белән очрашуында каралды.
Ирек Ялалов социаль челтәрләрдәге шәхси битендә хәбәр итүенчә, андагы эшләрне финанслау «Башкортстанның социаль-икътисадый үсешенә дәүләт ярдәме турында» Федерация Советы карары кысаларында финансланырга мөмкин.
Уфа шәһәре хакимияте мәгълүматлары буенча, 500 мең тонна диоксинлы калдыкларны утильләштерү һәм диоксиннар белән пычранган 46,7 гектар территорияне рекультивацияләү таләп ителә. 2019 елда Уфа администрациясе һәм "ГП Размах" ҖЧҖе арасында әйләнә-тирә мохиткә тупланган зыянны бетерү буенча проект-смета документациясен эшләүгә контракт төзелгән булган. Билгеләнгән вакытта проект эшләре башкарылмаган. 2020 елның июнендә "Размах ГП" белән килешү өзелгән.
Элегрәк РБ Экология министрлыгы хәбәр иткәнчә, проектлауга яңа контрактны башка бер оешма белән төзү планлаштырыла. "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында санация проектын финанслауга гариза 2021 елның маена планлаштырылган. Бу, үз чиратында, 2022 елда эшкә керешергә мөмкинлек бирәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2013 елда "Уфахимпром" санациясе буенча эшләрнең бәясе 4 млрд. сумнан артык дип бәяләнде.
Чыганак: Башинформ.
Читайте нас: