Барлык яңалыклар

Юллар шомара

“Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында Уфада Һәдия Дәүләтшина бульвары юлын төзекләндерәчәкләр.

Мэриядә юлга ямау салу гына хәлне коткармый дип исәплиләр. Якын арада юл хезмәтләре әзерлек эшләренә керешәчәк. Иң беренче чиратта машина йөрү өлеше буенча эш башланачак. Киләчәктә юлны киңәйтү өчен юл буендагы агачларны күчерәчәләр. Төзекләндерүдән тыш яңа үсентеләр утыртылачак.
“Капиталь төзекләндерү өлешенең гомуми озынлыгы 1,1 чакрым тәшкил итә. Моннан тыш, урам яктырту модернизацияләнәчәк. Яңа юл билгеләре барлыкка киләчәк, эшләр тәмамланганнан соң горизонталь юл тамгасын термопластик белән төшерәчәкләр. Шулай ук яңа светофор объектларын урнаштыру планлаштырылган”, – дип хәбәр итә Уфа хакимиятенең матбугат хезмәте.
Контракт буенча төзекләндерүне 2021 елның 29 октябрендә тәмамлау планлаштырыла. Шундый ук эшләр Уфа үзәгендә – Ибраһимов бульварында да башкарылачак. 22 мартта биредә шулай ук әзерлек эшләре башланачак.
“Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында 2020 елда Башкортстанда 374,56 чакрым автомобиль юлы төзекләндерелгән, капиталь төзекләндерүдән соң 12,33 чакрым юл сафка кертелгән. Бу хакта республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Уфада гына да 2020 елда илкүләм проект буенча гомуми озынлыгы 20,85 чакрым булган 22 юл участогы төзекләндерелгән.

Фото: Уфа хакимиятенең матбугат үзәге.
Читайте нас: