Барлык яңалыклар

Дүртөйле фермерлары грантлар ала

Дәүләт ярдәмен тоеп, 2020 елда районда 13 кеше беренче тапкыр фермерлык эшенә керешкән. Тулырак – сайтта!

Русия Президенты Владимир Путинның “май указлары”на ярашлы кабул ителгән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек башлангычларына ярдәм күрсәтү» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда «Авыл кооперациясен үстерү һәм фермерларга ярдәм итү системасын булдыру» төбәк проекты тормышка ашырыла. Ул авыл хуҗалыгы өлкәсендә тәү башлап эшкуарлык эшенә тотынучылар өчен зур ярдәм булып тора.
Мәсәлән, 2020 елда Дүртөйле районында 13 кеше беренче тапкыр агробизнес эшенә керешкән. Аларның бер өлеше яңа крестьян-фермер хуҗалыклары төзегән, икенче өлеше агросәнәгать предприятиеләренә эшкә урнашкан.
Дүртөйлеләр агросәнәгать өлкәсендә дәүләт субсидияләрен алу өчен оештырылган конкурсларда да актив катнаша. Мәсәлән, «Агростартап» грантлар бирү бәйгесендә катнашып, Салават Хәбиров 4 миллион сум акча отты. Бу сумма аңа малчылык өлкәсендәге бизнес-проектын гамәлгә ашыру мөмкинлеген бирде. Шулай итеп, республиканың Дүртөйле районында тагын бер ныклы крестьян-фермер хуҗалыгы барлыкка килде. Ә Зимфира Тухбатуллина исә «Агростартап» аша 4,5 миллион сумлык дәүләт ярдәменә ия булды.
Бу юнәлештә эшләр әле дә дәвам итә. Фермерлар һәм бу һөнәр белән шөгыльләнергә теләүчеләр район хакимияте тарафыннан оештырылган эшкуарлык сәгатьләрендә катнашып, белгечләрдән консультация- күнекмәләр ала.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/75830
Читайте нас: