Барлык яңалыклар

Чүптән ничек котылырга?

Башкортстанда рөхсәтсез чүплекләргә каршы көрәш бара.

Республика калдыклар кадастры мәгълүматлары буенча, Башкортстанда 2 122 рөхсәтсез чүп-чар өемен бетерәсе калган. Аларның гомуми мәйданы – 2200 гектар. 2019 елда – 604 чүплек, былтыр 473 чүплек ябылган.
"1 мартка булган мәгълүматларга караганда, легаль булмаган чүплекләр Авыргазы, Хәйбулла, Бурай, Баймак һәм Күгәрчен районнарында бар. Андый чүплекләрдән котылырга ашыкмаган районнар да билгеле, болар – Белорет, Иглин, Караидел, Мәчетле районнары", – дип хәбәр итте республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров. Бу хакта ул БР Хөкүмәте утырышында сөйләде.
Төбәк операторлары үзләренең инвестиция программалары нигезендә Кыйгы, Благовар, Баймак, Мәләвез, Бәләбәй, Дүртөйле, Балтач районнары һәм Нефтекама шәһәре чүплегенең икенче чираты полигоннарын төзергә планлаштыралар. Хәзер Уфа агломерациясендә «Зарекс-Уфа» ҖЧҖ инвестиция проектын гамәлгә ашыру өчен җир кишәрлеге сайлау бара. Тәкъдим ителә торган термик таркалу технологиясе Черкассы полигонындагы һәм Уфадан 100 км радиустагы чүплекләрдә тупланган калдыкларны эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк.
«Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында Дуван районында чүп полигонының икенче чиратын төзү тәмамланып килә. Тагын дүрт полигон (Кугарчен, Миякә, Зианчура районнарында, һәм Белоретта) төзисе кала. Бу барлык легаль булмаган чүплекләрне бетерергә һәм республикада калдыкларны урнаштыру мәсьәләләрен якындагы 10 елда хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Чыганак: Башинформ.
Олег Яровиков фотосы.
Читайте нас: