Барлык яңалыклар

Тимер юл кичүе 50-60 минут вакытны ала

Пик сәгатьләрендә тимер юл кичүендә 50-60 минут вакыт уза. Уртача тәүлек эчендә әлеге тимер юл кичүе аша 50 меңнән артык машина уза.

Уфа хакимиятендә узган оператив киңәшмәдә Нагаево торак пунктында тимер юл аша юлүткәргеч төзү нечкәлекләре турында сөйләделәр. Әзерлек эшләренең барышы турында юллар һәм ясалма корылмаларны төзү, төзекләндерү идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Константин Паппе чыгыш ясады.
Аның сүзләренә караганда, бу районда тимер юл аша юлүткәргеч гамәлдәге кичүдән 50 метр төньяк-көнчыгышта төзеләчәк.
“Проект буенча төзелешнең 2 этабы каралган. 1 нче этап – М-5 “Урал” автомобиль юлындагы транспорт чишелешеннән алып, 1,5 чакрым озынлыктагы Нагай шоссесы кушылышына кадәр, 4 полосалы автомобиль юлы төзелеше. 2 нче этап – Нагай шоссесын Парковая һәм Рощинская урамнары киселешенә кадәр реконструкцияләү, озынлыгы 1,85 чакрым”, – дип хәбәр итте Константин Паппе. Ул боларның “хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” дип аталган гомумдәүләт проекты кысаларында финанслануын да билгеләп үтте.
Мэрия мәгълүматларына караганда, бүген Уфаның Октябрь районы Нагай микрорайоны территориясендә 25 000 кеше яши. Һәм якындагы 5 елда микрорайон халкы 35-40 меңгә кадәр артачак. Шул ук вакытта бу тимер юл кичүе әлеге территориягә бердәнбер керү юлы булып тора.
Докладчы билгеләп үткәнчә, пик сәгатьләрендә тимер юл кичүендә 50-60 минут вакыт уза. Уртача тәүлек эчендә әлеге тимер юл кичүе аша 50 меңнән артык машина уза.
Юл үткәргечен төзүнең якынча бәясе 945 миллион сум тәшкил итәчәк.

Фото: yandex.ru/images/search?text=
Читайте нас: