Барлык яңалыклар

“Минем бизнес” – Стәрлетамакта!

Шәһәрдә “Минем бизнес” үзәгенең яңа, республикадагы алтынчы үзәге ачылды.

“Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм итү” гомумдәүләт проекты кысаларында Стәрлетамак шәһәрендә “Минем бизнес” үзәгенең яңа офисы ачылды. Биредә консультация өстәлләре генә түгел, эш урыннары, ял итү зонасы да урнаштырылган. «Минем бизнес» үзәге офисы оргтехник белән тулысынча җиһазландырылган, монда бушлай Wi-Fi интернет та бар.
Тантаналы чарада Башкортстан Республикасының эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Римма Бойцова, Стәрлетамак шәһәр хакимияте башлыгы Владимир Куликов эшкуарлар һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
– Республиканың зурлык буенча икенче шәһәрендә үзәк ачылу – бик мөһим вакыйга. Күп кенә эшмәкәрләр Стәрлетамакта һәм Стәрлетамак районында яши һәм эшли. Аларга аралашу, тәҗрибә уртаклашу, бизнеска ярдәм итүче мәгълүматлар алу өчен урын кирәк. Бүген без эшмәкәрлекнең авырткан нокталары турында стратегик сессия уздырачакбыз, анда җитди сөйләшү көтә, – дип билгеләп үтте Римма Бойцова.
– Стәрлетамак өчен кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм аны үстерү һәрвакыт өстенлекле юнәлешләрнең берсе булды һәм булачак. Бүген Стәрлетамакта эшмәкәрлек актив рәвештә үсә һәм шәһәр хакимияте ягыннан да, республика ягыннан да ярдәм ала, – дип ассызыклады Владимир Куликов.
Хәзер “Минем бизнес” хезмәтләреннән файдалану өчен (ә аларның саны 150гә якын), шәһәр һәм якын-тирә район эшкуарларына башкалага барырга кирәкми. Яңа эш башлаучы эшмәкәрләр үз эшләрен ничек башларга, нинди оештыру-хокукый формасын сайларга, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьне яки шәхси эшмәкәрне ничек бушлай теркәргә, ни рәвешле исәп-хисап счеты ачарга – барлык мәсьәләләрне дә “Бердәм тәрәзә” форматында хәл итәргә мөмкин. Гамәлдәге эшкуарларга биредә профильле хезмәтләр күрсәтелә, алар махсус укулар узарга яки дәүләт ярдәме алу өчен гариза бирергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, эш нәтиҗәлелеге күрсәткечләре буенча “Минем бизнес” республика үзәге Русиядә иң яхшы биш үзәк исемлегенә керә. Узган елда үзәк төбәк эшкуарларына планда каралган 10 мең урынына 15 меңнән артык хезмәт күрсәткән; укыту һәм акселерация программаларына, шулай ук бизнес алып баруның төрле мәсьәләләре буенча консультацияләргә ихтыяҗ аеруча зур булган.
Яңа үзәкнең адресы: Стәрлетамак шәһәре, Ленин проспекты, 14 нче йорт.
Белешмәләр өчен телефон: 8(347) 224-99-99. Эш вакыты: иртәнге 10нан 19 сәгатькә кадәр. Шимбә, якшәмбе – ял көннәре.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/74855
Читайте нас: