Барлык яңалыклар

Архитекторлар белем ала

Башкортстаннан ике кеше – Архитекторы.рф бушлай белем бирү программасының өченче агымында 100 финалчы арасында.

Проект РФ ДОМ тарафыннан"Стрелка" институты белән бергә архитекторлар, проектчылар, төзүчеләр, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә ярдәм итү һәм мөмкинлекләрне үстерү максатыннан гамәлгә ашырыла.
Финалчыларының берсе – «КБ11» архитектура бюросы җитәкчесе, архитектура кафедрасының өлкән укытучысы һәм «Архитектура эзләре» республика ленд-арт фестивален оештыручы Ләйсән Азнабаева. Аның сүзләренә караганда, Архитекторы.рф программасы илдәге һөнәри берләшмәләр арасында киң танылу яулаган. Ләйсән шулай ук финалга чыгу өчен портфолионы кайбер критерийлар буенча тутырырга кирәк булуы турында сөйләде. Күләм зур түгел, нибары 10 бит, әмма анда үз эшчәнлегеңне мөмкин кадәр тулырак яктыртырга кирәк булган. Һәм инде портфолио этабын үткәч, видео-интервью үтеп, 10 сорауга җавап бирергә кирәккән.
Икенче финалчы – Башкортстан шәһәрләре үсеше институты проектчысы Әмир Каюмов.
Бу сезонда уку программасы биш белем бирү модуленнән торачак: дүрт офлайн һәм бер онлайн. Аларның беренчесе Мәскәүдә 28 марттан 4 апрельгә кадәр узачак.
Архитекторы.рф программасы РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшли башлады. Беренче белем бирү курсы 2018 елның сентябреннән декабренә кадәр узды. 2019 елда Казанда «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында җәмәгатьчелек вәкилләре белән фикер алышу барышында дәүләт башлыгы программаны озайту һәм талантлы яшь архитекторлар санын арттыру кирәклеге турында әйткән иде.
Чыганак: Башинформ.
Читайте нас: