Барлык яңалыклар

Тәтешле җиңәрме, Мәскәүме?

Технологик проектларның Startup Tour төбәк конкурсында җиңүче 300 мең сум күләмендәге акчалата призга ия булачак.

Технологик проектларның Уфада узачак Startup Tour 2021 төбәк конкурсына 56 гариза тапшырылды. Эксперт комиссиясенә бәйгенең өч төрендә сынаулар үткәреп, ярымфиналчыларны ачыкларга туры киләчәк. 22 мартта конкурсантлар жюрига үз проектларын тәкъдим итәчәк һәм төп приз – 300 мең сум акча өчен көч сынашачак.
Иң күп гаризаларны (26) «Мәгълүмати технологияләр» төре җыйды, икенче урында — «Индустрия һәм энергетика технологияләре» (20), өченче урында — «Медицина һәм авыл хуҗалыгында биотехнологияләр» өлкәсе (10).
Конкурска иң күп проектларны Башкортстан тапшырды. Аларның саны 45кә җитте. Өстәвенә, проектлар республика башкаласыннан гына түгел, Стәрлетамак, Октябрьский, Сибай, Мәләвез, Салават, Дүртөйле шәһәрләреннән, Калтыман, Караидел, Югары Тәтешле, Толбазы һәм башка авыллардан да килде.
Дүрт заявканы – Екатеринбург, тагын икесен Казан калалары тапшырды. Моннан тыш, Startup Tour конкурсының Уфада үтәчәк этабында Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Алтай крае, Амур өлкәсе һәм Саха (Якутия) Республикасы эшмәкәрләре катнашырга теләк белдерделәр.
Startup Tour конкурсының Уфа этабы онлайн рәвештә startup-tour.ru сайтында узачак. Анда теркәлүчеләр стартапларның авторлары, жюри әгъзалары, «Сколково» инновацион үзәге вәкилләре белән аралаша алачак.
Төбәк конкурсының финалына үтүчеләр Русия һәм БДБ илләрендәге технологик эшкуарлар өчен 27 һәм 28 майда «Сколково» инновацион үзәгендә узачак Startup Village конференциясенә чакыру алачак. Конкурста җиңүчегә 300 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак.
Бәйге Русия Президенты Владимир Путинның “май указлары”на ярашлы кабул ителгән “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелә.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/74673
Читайте нас: