Барлык яңалыклар

Сәламәт булыйк әле!

Быел сәламәтлек саклау өлкәсендә нинди яңалыклар көтелә? Гомумдәүләт проекты кысаларында кайсы юнәлешләргә өстенлек биреләчәк?

2021 елда Башкортстанда «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын финанслауның гомуми күләме 2,4 млрд. сум тәшкил итә, шуларның 1,5 млрд. сумы – федераль бюджет акчалары. Бу саннарны республиканың Сәламәтлек саклау министры урынбасары Динара Еникеева ведомствоның оператив киңәшмәсендә китерде. Җиһазлар медицина оешмаларына җибәрелә башлаган да инде, 1 мартка касса аша 5% түләүләр үткән.
"Гомумдәүләт проектын тормышка ашыруның ике елында республикада 135 фельдшер-акушерлык пункты һәм дүрт авыл табиблык амбулаториясе ачылды. Агымдагы елдан башлап ФАПлар “Башкортостан Республикасы беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү” программасы кысаларында төзеләчәк", – диде Динара Еникеева.
2021 елда 85 млн сум төбәктә санитар авиация үсешенә юнәлтеләчәк.
Агымдагы елда «Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш» проекты кысаларында 8 төбәк кан тамырлары үзәге һәм беренчел кан тамырлары бүлекләре медицина җиһазлары белән яңадан җиһазландырылачак, 17 берәмлек җиһаз, шул исәптән Кумертау шәһәре хастаханәсе өчен ангиограф һәм ике компьютер томографы сатып алыначак.
«Онкология авыруларына каршы көрәш» региональ проектын гамәлгә ашыру максатларында яңа медицина җиһазлары белән биш медицина оешмасын җиһазландыру планлаштырыла. 10 берәмлек җиһаз сатып алыначак: МРТ һәм ике мультиспираль КТ.
«Башкортстан Республикасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк программасы кысаларында агымдагы елда барлыгы 3 млрд. сумнан артык акча үзләштерү планлаштырыла. Биш поликлиника, 66 ФАП һәм ике табиб амбулаториясе төзелә башлады инде. 55 берәмлек медицина җиһазы һәм 77 автомобиль транспорты сатып алыначак.
Читайте нас: