Барлык яңалыклар

Тәтешлеләр – чемпион!

Тәтешле районының 40 яшьтән өлкәнрәк хоккейчылары Пермь краеның көньягы һәм Башкортстан Республикасының төньягы командалары арасында ярышларда катнашты.

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының “Спорт – яшәү нормасы” төбәк проекты кысаларында Тәтешле районында 40 яшьтән өлкәнрәк хоккейчылар арасында Пермь краеның көньягы һәм Башкортстан Республикасының төньягы командалары арасында ярышлар узды. Өч айга сузылган ярышларда янә безнең команда җиңеп чыкты. Тәтешлеләр – чемпион!
Тәтешле җыелма хоккей командасының капитаны Азамат Назаров бу хакта түбәндәгеләрне сөйләде:
– Өч ай дәвамында Яңавыл шәһәре, Куеда касабасы командалары белән үзебездә һәм кунакта очрашулар үткәрдек. Аларның әһәмияте бәяләп бетергесез: бу тәҗрибә уртаклашу да, төрле районнар һәм төбәкләр арасында хезмәттәшлекне ныгыту да, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау да.
“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының “Спорт – яшәү нормасы” төбәк проекты кысаларында Тәтешле районында “Чемпионнан – дәрес” акциясе дә үтте. Район мәктәпләре укучылары өчен Баскетбол лигасының студент дивизионы чемпионы, Өченче суперлигада Русия чемпионы, баскетбол буенча спорт мастерлыгына кандидат, “Уфимец” баскетбол командасы уенчысы Владимир Миниәхмәтов күнекмә үткәрде.
Яшь баскетболчылар баскетболның һәр уенчыдан бөтен көчен бирүен таләп итүен, чыдамлык, тизлек, хәрәкәтләрне координацияләүне, сыгылмалылыкны, хәрәкәтчәнлекне һәм сикерү сәләтен үстерә алуын белделәр.
Баскетбол белән шөгыльләнгәндә күз күреме үсә, күрү кыры киңәя, үҗәтлек, кыюлык, тәвәккәллек, намуслылык, ышаныч һәм коллективлык хисе формалаша.
Читайте нас: