Барлык яңалыклар

Мәдәният бик кирәк

Кыйгы районының Еланлы авыл мәдәният йорты күпфункцияле клуб статусын алган. Анда тавыш яздыру студиясе, "Алтын җеп" кул эшләре осталары берләшмәсе, "МультКадриклар" мультипликация студиясе, "Өстәл уеннары академиясе" эшли башлаган.

Башкортстан җәлеп ителә торган акчалар күләме буенча “Кече Ватан мәдәнияте” федераль проекты лидерлары арасында. Бу хакта республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова төбәк башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
"Бердәм Русия" партиясе гамәлгә ашыра торган бу проектта Башкортстан 2017 елдан катнаша. Аның ярдәмендә кече шәһәрләрдә һәм авыл җирлегендә халыкка мәдәни кыйммәтләрне җиткерүне тәэмин итү өчен уңайлы шартлар тудыра.
Проектның төп юнәлешләренең берсе – "Урындагы мәдәният йорты". Дүрт ел эчендә республиканың 77 мәдәният йортының матди-техник базасын ныгытуга 226,1 млн сум акча җибәрелгән. 2020 елда 15 район әлеге максатларга 54,8 млн сум акча алган. Әлеге акчалар хисабына мәдәният учреждениеләренә музыка кораллары, сәхнә киемнәре, театр кәнәфиләре, видеопроекция, тавыш һәм яктылык сәхнәсе җиһазлары, спорт инвентаре, автотранспорт сатып алганнар, шулай ук биналарны ремонтлаганнар.
Мәсәлән, Кыйгы районының Еланлы авыл мәдәният йорты күпфункцияле клуб статусын алган. Анда тавыш яздыру студиясе, "Алтын җеп" кул эшләре осталары берләшмәсе, "МультКадриклар" мультипликация студиясе, "Өстәл уеннары академиясе" эшли башлаган.
2021 елда авыл мәдәният йортларын яңартуга 63,9 млн сум акча җибәреләчәк, шул исәптән 53,4 млн – федераль бюджеттан. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан Русия төбәкләре арасында беренче урында тора.
Читайте нас: