Барлык яңалыклар

Юллар имин булсын!

Быел Башкортстанда ничә яңа светофор куелачагын беләсезме?

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елда Башкортстанда 374,56 км автомобиль юлы ремонтланган, капиталь ремонттан соң 12,33 км юл сафка кертелгән. Бу хакта республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
23 светофор объекты, 248 юл билгесе, җәяүлеләр өчен 1 200 метр озынлыкта коймалар куелган. Төбәк һәм муниципальара әһәмиятле автомобиль юлларында транспорт чараларына авырлык контроле буенча Благовещенск, Мәчетле һәм Дүртөйле муниципаль районнарында өч автомат пункты файдалануга тапшырылган.
Эшләр Кырмаскалы, Кушнаренко, Уфа, Ишембай, Стәрлетамак районнарында 282 объектта алып барылган, шул исәптән, федераль финанслау катнашында 167 км автомобиль юллары ремонтланган һәм 4,8 км юл реконструкцияләнгән.
Уфада гына да 2020 елда илкүләм проект буенча гомуми озынлыгы 20,85 км булган 22 юл участогы ремонтланган.
Ә инде 2021 елда республикада 167 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Федераль бюджеттан Башкортстанга “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты буенча 1,712 млрд сум акча бүлеп бирү каралган.
Аерым алганда, 960 км озынлыктагы юлларны ремонтлау, 20 мең юл билгесе кую, 230 светофор урнаштыру, өстәмә 800 фотофиксация комплексы урнаштыру һ.б. эшләр планлаштырыла.
Фото: Pixabay.
Читайте нас: