Барлык яңалыклар

Юллар, юллар, имин юллар...

2021 елда Башкортстан казнасына федераль казнадан 1,712 миллиард сум акча бүлү каралган.

“Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” дип аталган гомумдәүләт проектын тормышка ашыру йомгаклары буенча 2020 елда Башкортстан Республикасында 374,56 км автомобиль юллары төзекләндерелде, 12,33 км капиталь төзекләндерүдән соң файдалануга тапшырылды, дип хәбәр итә Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
23 светофор, 248 юл билгесе урнаштырылган. Благовещен, Мәчетле һәм Дүртөйле районнарында төбәк һәм муниципальара әһәмияткә ия автомобиль юлларында транспорт чараларын контрольдә тоту буенча автоматлаштырылган өч объект файдалануга тапшырылды.
Эшләр 282 объектта (Кырмыскалы, Кушнаренко, Уфа, Ишембай, Стәрлетамак районнарында), шул исәптән 137 объектта (Уфа һәм Стәрлетамак агломерацияләрендә) федераль финанслау катнашында 167 км автомобиль юллары төзекләндерелгән һәм 4,8 км төзелгән.
Уфада гына да 2020 елда илкүләм проект буенча 20,85 км озынлыкта 22 юл участогы төзекләндерелгән.
2021 елда республикада 167 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла. “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты буенча Башкортстан казнасына федераль казнадан 1,712 миллиард сум акча бүлү каралган. Уфада илкүләм проект объектлары исемлегенә агымдагы елда 19 километрга якын урам-юл челтәренең тугыз участогы кергән.
Моннан тыш, быел милли проект буенча, шулай ук Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күрсәтмәсенә ярашлы, юл-транспорт казаларында һәлак булучылар санын киметү бурычы куелган. Аларның саны елына 400 кешедән артмаска тиеш. Бурычны тормышка ашыру өчен, аерым алганда, 960 чакрымнан артык озынлыктагы юлларны төзекләндерү, 15 чакрымга юл тамгасы кую, 20 мең юл билгесе кую, 230 светофор урнаштыру, өстәмә 800 фотовидеофиксация комплексы урнаштыру планлаштырыла.

Фото: sports.ru
Читайте нас: