Барлык яңалыклар

"МӘХӘББӘТ" хәрефләре

Кәләш белән кияү исә агачка йозаклар тага алачак.

Кушнаренкода, “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, мәдәни-спорт комплексы янәшәсендәге иҗтимагый территорияне төзекләндерәчәкләр. Бу хакта Башкортстанның Кушнаренко районы администрациясе хәбәр итә. Иң тәүдә мәдәни-спорт комплексы бинасы яңартылачак. Аннан яшь парлар өчен мәйданчык барлыкка киләчәк. Биредә тормышны, үсеш һәм хисләр ныклыгын символлаштыручы "МӘХӘББӘТ" хәрефләрен һәм "Яңа никахлашучылар агачы"н урнаштырачаклар. Кәләш белән кияү бу агачка йозаклар тага алачак, шул рәвешле бер-берсенең йөрәкләрен мәңгегә тоташтырачак, дип фаразлана.
"МӘХӘББӘТ" хәрефләре артында фонтан бар, аны реставрацияләү көтелә. Моннан тыш, мәдәни-спорт комплексы территориясенең уң як почмагында кечкенә амфитеатр барлыкка киләчәк.
Мәдәни-спорт комплексы каршындагы калган территориягә газон һәм клумбалар, куаклар утыртачаклар. Территориянең бу өлеше тыныч ял итәргә яратучылар тәгаенләнә», – диләр муниципалитетта.
Шулай ук Кушнаренкода таш скульптуралар паркын төзекләндерүгә һәм сувенир продукциясен сату нокталарын оештыру өчен җирле эшкуар 2021 елда 4 млн сумга якын акча тотынырга планлаштыра.
Чыганак: Башинформ.
Фоточыганак: Pixabay.
Читайте нас: