Барлык яңалыклар

Җитештерү артыннан җитешеп булмый

Хезмәт җитештерүчәнлеге ел саен 5%ка арта.

“Хезмәт җитештерүчәнлеге” дип аталган гомумдәүләт проектында катнашучы Белорет предприятиеләрендә продукция җитештерүнең оперативлыгы ике тапкыр арткан. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры – Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов хәбәр итте.
Рөстәм Моратов сүзләренә караганда, төбәктә “хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проекты уңышлы тормышка ашырыла.
“Катлаулы икътисади шартларда илкүләм проектта катнашучы предприятиеләргә көндәшлеккә сәләтне арттыру һәм базарда үз позицияләрен ныгыту өчен дәүләт ярдәменнән файдаланырга мөмкинлек бирде. Хәзерге вакытта проектка 106 Башкортстан предприятиесе җәлеп ителгән. Аларның кайберләре җитештерү күрсәткечләрен радикаль арттырдылар”, – дип белдерде республика Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Рөстәм Моратов.
Вице-премьер “Хезмәт җитештерүчәнлеге” илкүләм проектында катнашучы Белорет предприятиеләрен мисал итеп китерде. Алар арасында Белоретның сеткалар һәм настиллар заводы, шулай ук рессор һәм пружиналар заводы белән “Строп-Комплект” предприятиесе дә бар.
Уртача икътисади нәтиҗәлелек 4 миллион сумга якын тәшкил итә.
“Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән. Масштаблы проект илдә ел саен хезмәт җитештерүчәнлеген 5%ка арттыру өчен шартлар тудырырга тиеш. Бу проект 2024 елга кадәр исәпләнгән.
Фото: zingerclub.ru
Читайте нас: