Барлык яңалыклар

Шәһәр һәм авылларны матурайту үзебездән тора

2022 елда төзекләндереләчәк җәмәгать урыннарын тавыш биреп ачыклый алачакбыз.

Русиянең барлык төбәкләрендә 2022 елда төзекләндереләчәк җәмәгать урыннарын сайлау буенча онлайн-тавыш бирү узачак. Моның өчен “уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасына үзгәрешләр кертү кысаларында интернет-платформасы эшли башлаячак. Русия Хөкүмәте кураторлык итә торган проектның әзерлек этабы башланды, ул 25 апрельдә тәмамланачак.

Муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр төзекләндерелергә тиешле территорияләрне сайлап алуга җәлеп итү планы эшләнде. Республиканың һәр муниципаль берәмлегендә 2022 елда төзекләндереләчәк җәмәгать территорияләре өчен халык 26 апрельдән 30 майга кадәр тавыш бирә ала. Шулай итеп, алар үз шәһәрләрен үстерүдә, матурайтуда катнаша алачак.

Тавыш бирүгә йомгак бу елның 31 маеннан 30 июненә кадәр ясалачак.

Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” төбәк проектының төп бурычы – гражданнарның яшәү шартларын яхшырту. Башкортстан Республикасының Торак коммуналь-хуҗалык проекты кысаларында җәмәгать территорияләрен: паркларны, скверларны, яр буйларын, аллеяларны төзекләндерү күздә тотыла. Аларның күбесе балалар өчен уен мәйданчыклары, спорт комплекслары белән җиһазландырыла. Заманча арт-объектлар урнаштырыла, юл өслеге төзекләндерелә, велосипед һәм йөгерү юллары эшләнә.

Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә безнең республикада төзекләндерелгән киңлекләр, ял зоналары барлыкка килә. Безнең алда зур һәм бик кызыклы бурычлар тора, без бергәләп территорияләрне сайлыйбыз. Монда һәркемнең фикере бик мөһим”, – дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының торак коммуналь-хуҗалык министры урынбасары Николай Ельников.

Фото: gammadecor.ru

Читайте нас: