Барлык яңалыклар

Юллар, юллар, юллар... ябыла

Ремонт эшләре алып барылу сәбәпле, Уфада СССРның 50 еллыгы урамының бер өлешендә транспорт хәрәкәте туктатылды. Кайда һәм кайчанга кадәр? Җавап – сайтта!

Ремонт эшләре алып барылу сәбәпле, Уфада СССРның 50 еллыгы урамының бер өлешендә транспорт хәрәкәте туктатылды.
Уфа шәһәрендә «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында Һадия Дәүләтшина бульварыннан Лесотехникум урамы киселешенә кадәр Комсомол урамын төзекләндерү эшләре дәвам итә. План буенча барлыгы 3,84 чакрым озынлыктагы юлга ремонт ясалачак.
Төзәтеләсе объект бик катлаулы, шуңа күрә эшләр башта өч елга планлаштырылган иде. Юл төзәтүчеләр төзү-монтаж эшләренә 2019 елда керешкәннәр, аларны 2021 ел ахырында төгәлләячәкләр.
Төзекләндерү нәтиҗәсендә Комсомол урамының машиналар йөри торган өлеше дүрт полосадан алты полосага кадәр арта, шуңа күрә җир астындагы барлык инженерлык коммуникацияләрен тышка чыгарырга туры килә. Бу эшләрнең төп өлеше узган елны башкарылган һәм аларны быел, апрель-май айларында тәмамлау планлаштырыла. Һава шартлары уңай тору сәбәпле, подрядчы оешмалар юл өстен җәюгә керешәчәкләр.
Хәзерге вакытта объектта эшләр урам-юл челтәре участокларын кварталлап ябу юлы белән алып барыла. Аерым алганда, бүгенге көннән 2021 елның 15 мартына кадәр СССРның 50 еллыгы урамының бер полосасында, «Июнь»ТРЦ уң борылышында автотранспорт хәрәкәте вакытлыча туктатылачак.
Уфалылардан һәм республика башкаласы кунакларыннан юл эшләре белән бәйле вакытлы уңайсызлыкларга аңлап карауларын, шәһәр буенча үз маршрутларын алдан планлаштыруларын, шулай ук альтернатив маршрутларны алдан караулары сорала.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/67545
Читайте нас: