Барлык яңалыклар

Уфада аерым урамнар автомобиль хәрәкәте өчен ябыла

Әлеге тыю ремонт эшләре үткәрелүе белән бәйле. Кайсы урамнарның кайчанга кадәр ябылуын сайттан укып белерсез.

Уфада 8 Март урамын Һадия Дәүләтшина бульварыннан алып Минһаҗев урамына кадәр реконструкцияләү эшләре дәвам итә. Җәмгысе 1,168 чакрым ара ремонтланачак. Әлеге эш 2019 елның сентябрендә “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында башланган иде. Урам 2021 елның ахырында файдалануга тапшырылырга тиеш.
Әлеге вакытта объектта эшләр расланган график буенча алып барыла. Аерым алганда, бүгенге көннән, ягъни 16 февральдән башлап 15 мартка кадәр 8 Март урамының дүрт полосасы һәм Һадия Дәүләтшина бульварының Комсомол урамыннан Завод урамына кадәрге ике полосасы буенча автотранспорт хәрәкәте вакытлыча туктатылачак.
Чикләүләр 8 Март урамындагы яңгыр канализациясе системасын Комсомол урамындагы яңгыр канализациясе системасына тоташтыру эшләре башкарылуы белән бәйле.
Заказ бирүче оешма вәкилләре билгеләп үтүенчә, бүгенге көндә объектта яңгыр канализациясен урнаштыру һәм җылылык челтәрләрен яңарту эшләре 85 процентка тәмамланган, кабель һәм һава линияләрендә эшләр дәвам итә. Тиздән тышкы яктырту системасы урнаштырыла башлаячак.
Шәһәр хакимияте һәм ремонт эшләрен үткәрүче оешма вәкилләре Уфада яшәүчеләрдән һәм шәһәр кунакларыннан юл эшләре белән бәйле вакытлы уңайсызлыкларны аңлап кабул итүләрен үтенә. Шәһәр буенча маршрутыгызны, урау юлларны алдан планлаштырсагыз, яхшы булыр.
Фото: karmaskaly-nov.rbsmi.ru
Читайте нас: