Барлык яңалыклар

Үлем саннары арта

Төп сәбәпче – COVID-19, кан әйләнеше системасы авырулары һәм яман шеш.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

Башкортстанда, шулай ук тулаем Русиядә, узган ел нәтиҗәләре буенча, алыкның үлем-китем саны шактый арткан.
Росстат мәгълүматлары буенча, 2020 елда республикада үлем саны 2019 ел белән чагыштырганда 23,1 процентка арткан, дип хәбәр итте Башкортстан Хөкүмәте Президиумы утырышында Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.
“COVID-19 үлүчеләр санын арттырды, шулай ук бу авыру башка хроник авырулардан өзлегеп үлү очракларына китерә, – дип билгеләп үтте республика премьер-министры Андрей Назаров. Аның сүзләренчә, төбәк Хөкүмәте алдында халыкның үлем-китем санын киметү бурычы тора. 2021 елда эш нәкъ менә шушы күрсәткеч буенча бәяләнәчәк.
Медицина статистикасы мәгълүматларына караганда, 2020 елда кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр өлеше – 36,5%. Сулыш органнары авыруларыннан үлүчеләр – 13,4%, башка сәбәпләрдән – 32%, тышкы сәбәпләр 6,5% тәшкил итә.
Үлем-китем күрсәткечен киметү һәм максатчан әһәмияткә ирешү өчен республикада “йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш” һәм “онкология авырулары белән көрәш” төбәк проектлары кысаларында чаралар үткәрелә.
Андрей Назаров Башкортстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгына “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты буенча максатлы күрсәткечләргә ирешү өчен игътибарны көчәйтергә кушты, беренче чиратта, киңәшмәдә сүз барган кешеләр – кан әйләнеше системасы авыруларыннан һәм яман шешләрден үлем-китемне киметү.
Моннан тыш, премьер-министр халык белән профилактик эшне нәтиҗәле оештырырга кушты.

Фото: vashgorod.ru
Читайте нас: