Барлык яңалыклар

Башкортстанда балык заводы төзеләчәк

Чиләбе шәһәренең «Бионика» компаниясе инвестицияләре исәбенә төзелгән балык заводы 120 кешене эш белән тәэмин итәчәк.

11 февральдә Башкортстан Хөкүмәтендә узган “Инвестчас”та Премьер-министр Андрей Назаровка “Алга” махсус икътисади зонасы территориясендә мәрсин һәм җәен токымнары балыкларын үстерү һәм эшкәртү буенча “БашБалык” комплексын төзү проекты тәкъдим ителде. Комплексның гомуми бәясе 5,3 миллиард сум тәшкил итәчәк. Яңа заводта 120 яңа эш урыны барлыкка киләчәк. Инвесторы – Чиләбенең «Бионика"компаниясе.
– Проект бик кызыклы. Безнең республикада балык продукциясенә ихтыяҗ зур һәм без аны булдыру өчен кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер, – диде Андрей Назаров. – Шул ук вакытта килеп туган барлык мәсьәләләрне бик оператив хәл итәргә кирәк.
Әлеге инвесторны республикага Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты һәм Башкортстан Республикасының Чиләбе өлкәсендәге Даими вәкиллеге җәлеп иткән.
– Статистик мәгълүматлар буенча, Европада мәрсин уылдыгының бер килограммы 12-14 евро тора. “Бионика” компаниясе тәкъдим иткән инвестицион проект буенча уылдыкның килограммы 5-7 евро торырга тиеш. Завод елына 10 тонна уылдык җитештерелергә тиеш, продукциянең 80 процентын экспортка җибәрү планлаштырыла, – дип хәбәр итте Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева.
“Бионика” компаниясе проекты ике завод төзүне күздә тота. Беренчесе – елына 5000 тонна җитештерә торган карий җәенен үстерү, аны елына 10 000 (20 000) тоннага кадәр арттыру һәм аны тирәнтен эшкәртүне оештыру, продукция исемлеген киңәйтү максатын куя. Икенче завод мәрсин токымлы балыкларның үрчетү белән шөгыльләнәчәк. Ул елына 350 тонна мәрсин токымлы балыклар һәм 10 тонна мәрсин уылдыгы җитештерергә тиеш.
Фото: tuvest.ru
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/66066
Читайте нас: