Барлык яңалыклар

Дүртөйледә иҗади кешеләр күп

Районда яшәүчеләрнең мәдәният өлкәсендәге казанышларына исләрең китәрлек. Биредә яңадан-яңа мәдәният йортлары, китапханәләр ачыла, әдәби кичәләр үтә, район үзешчәннәре төрле конкурс-бәйгеләрдә җиңеп чыгалар.

Президент Владимир Путинның “май указлары”на ярашлы кабул ителгән “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Иҗади кешеләр” төбәк проекты кысаларында Башкортстанның Дүртөйле районында бик күп чаралар тормышка ашырыла.
Бүгенге көндә балалар сәнгать мәктәпләренең 20 укытучысы, мәдәният йортлары, китапханә белгечләре илнең әйдәп баручы югары уку йортларында белемнәрен күтәрергә әзерләнә. Былтыр шундый 6 мөгаллим Гнесиннар исемендәге Русия музыка академиясендә, Санкт-Петербург һәм Кемерово дәүләт мәдәният институтларында һөнәри белемнәрен камилләштерделәр. Сәләтле балалар исә төрле конкурс-фестивальләрдә катнаша.
Бер үк вакытта теләгән кешеләрне мәдәният өлкәсенә җәлеп итү һәм аларны “Мәдәният волонтерлары” мәгълүматлар базасына кертү буенча эш алып барыла. Әлегә базада 6 кеше теркәлгән.
Быел Башкортстан районнары арасында “Иң яхшы авыл мәдәният оешмаларына дәүләт ярдәме” һәм “Иң яхшы авыл мәдәният оешмалары хезмәткәрләренә дәүләт ярдәме” конкурслары үтәчәк. Аларда катнашу өчен гаризалар 2020 елда ук җибәрелгән.
– Узган елны Башкортстан Республикасы буенча иң яхшы авыл мәдәният оешмасы буларак Иванай үрнәк китапханәсе танылды. Җиңүче 100 мең сум акчалата бүләк алды. Ә “Авыл мәдәният оешмаларының иң яхшы хезмәткәре” исемен Исмаил авыл клубының сәнгать җитәкчесе Ирина Мөхәммәтшина яулады. Аңа 50 мең сум акча бирелде, – дип билгеләп үтте район хакимиятенең мәдәният идарәлеге җитәкчесе Рәсим Ямалетдинов.
“Иҗади кешеләр” төбәк проекты кысаларында дүртөйлеләр Башкортстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган “Алтын тавыш” вокалчылар конкурсында, һәм “Шаляпинскийда хор очрашулары” балалар һәм яшьләр хор коллективларының фестиваль-конкурсында катнашты.
Фото: https://durfm.ru
Читайте нас: