Барлык яңалыклар

Бу шимбәдә чаңгыда чык!

13 февральдә Башкортстанның барлык шәһәр һәм районнарында “Лыжня России” XXXIХ Бөтенрусия чаңгы ярышлары үтәчәк. Түбәндә аның үткәрелү рәвеше һәм катнашу шартлары белән танышырга мөмкин.

Башкортстан “Лыжня России” XXXIХ Бөтенрусия чаңгы ярышларын үткәрүгә әзерләнә. Быел ул республиканың барлык шәһәр һәм районнарында 13 февральдә узачак. Ә үзәк стартлар Уфада җиде мәйданчыкта узачак.
Ярышларда катнашучыларга 3 чакрым араны узарга тәкъдим ителә, Спорт мәктәпләрендә белем алучылар һәм чаңгы ярышларын яратучылар 5 чакрым араны чаңгыда уза алалар.
Чара “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.
“Лыжня России”дә тиешле физик әзерлеге һәм табиб рөхсәте алган барлык кешеләр дә катнаша ала. Ярышларда катнашырга теләүчеләр түбәндәге документларны тапшырырга тиеш:
  • паспорт яки туу турында таныклык;
  • ярышларда катнашу өчен табиб рөхсәте турында белешмә;
  • тормышын һәм сәламәтлеген страховкалау турында полис.
  • Махсус комиссия катнашу өчен гаризаның дөрес тутырылуын контрольдә тота, ярышларга теркәлүчеләр тапшырган документлар дөреслеген тикшерә, шулай ук сувенир продукция – баш киемнәре һәм күкрәк номерлары бирә. Ярыш җиңүчеләре һәм призерлары грамоталар, медальләр, кубоклар белән бүләкләнә.
    Башкортстан, гадәттәгечә, “Лыжня России”дә катнашучылар саны бунча илдә иң алдынгысы. Бер ел элек Уфа Русия Федерациясендә “Лыжня России” бәйгесенең үзәк мәйданы итеп сайланган иде, ул катнашучылар саны буенча рекорд куйды. Быел чарада Башкортстан Республикасында узган ярышларда 120 меңнән артык кеше катнашыр, дип көтелә.
    Чараны оештыручылар – Русия Федерациясенең Спорт министрлыгы һәм Башкортостан Республикасының Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы.
    “Лыжня России” бәйгесе 1982 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү. Ел саен безнең илдә яшәүче төрле яшьтәге дистәләрчә мең кеше бергә җыелып, актив ял итеп, энергия һәм яшәү көче ала.
    Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/65414
    Читайте нас: