Барлык яңалыклар

Гафурида чишмәләр күп...

Шушы көннәрдә Башкортстан Республикасы Экология министрлыгының Стәрлетамак төбәк идарәсе белгечләре Гафури районында «Чиста чишмә» экологик акциясен үткәрде.

Шушы көннәрдә Башкортстан Республикасы Экология министрлыгының Стәрлетамак төбәк идарәсе белгечләре Гафури районында «Чиста чишмә» экологик акциясен үткәрде. Чара региональ әһәмияттәге «Котлыгуҗа җир катламнарын ачыклау» табигать һәйкәле территориясендә, табигатькә, аеруча дәүләт саклавы астындагы табигый территорияләргә сак караш, су объектларының торышын яхшырту, шулай ук халыкның экологик культурасын тәрбияләү мәсьәләләренә игътибар җәлеп итү максатыннан уздырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чаралар Русия Табигать министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла һәм Президент Владимир Путин тарафыннан имзаланган «Экология» гомумдәүләт проектына караган «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының аерылгысыз өлеше булып тора.
Акция барышында министрлык хезмәткәрләре 1 чакрым озынлыктагы мәйданда чишмәләрне чистарттылар.
Табигать һәйкәле бик борынгы. Ул акбур катламнарының саклануы белән уникаль. Мөһим палеонтология мәгълүматына ия булган объект буларак «Котлыгуҗа җир катламнарын ачыклау» табигать һәйкәле зур фәнни әһәмияткә ия.
Моннан тыш, табигать саклау ведомствосы белгечләре тарафыннан Авыргазы, Гафури, Ишембай, Стәрлебаш һәм Стәрлетамак районнарының дәүләт саклавы астындагы табигать территорияләре торышына даими мониторинг үткәрелә.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/63857
Читайте нас: