Барлык яңалыклар

Эшкуар булырга теләүчеләргә ярдәм күрсәтелә

“Минем бизнес” дип аталган үзәкләр 15 меңнән артык хезмәт күрсәткән.

2020 елда Башкортстандагы “Минем бизнес” дип аталган үзәкләр 15 меңнән артык хезмәт күрсәткән. “Минем бизнес” үзәге офислары республикада 2019 елдан “кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшли башлады.Башкортстан халкы “Бердәм тәрәзә” форматында экспертлар консультацияләрен, профильле хезмәтләрен ала, бизнеска ярдәм итү чаралары турында белә, укуларны уза яки вебинарларда, семинарларда һәм мастер-классларда катнаша ала.
“Минем бизнес” үзәкләрен булдыруның төп максатларыннан берсе –үсешнең төрле этапларында, бизнесны үстерү буенча төрле бурычларны хәл итүдә эшкуарларга һәрьяклап ярдәм күрсәтү, бизнес белән шөгыльләнә башлаучының сорауларына җавап бирү. Мәсәлән, ничек теркәлергә, бизнес теркәлгәнчегә кадәр нинди хокукый форма сайларга яки үзмәшгуль булырга, салым салуның нинди формасын сайларга.
Узган елда 3700гә якын эксперт консультациясе күрсәтелгән, шул исәптән финанс планлаштыру, эшчәнлекне хокукый яктан тәэмин итү, маркетинг һәм мәгълүмат белән тәэмин итү, персоналны сайлап алу һәм рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча.
Моннан тыш, Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге тарафыннан профильле хезмәтләр күрсәтелә, шул исәптән, кече һәм урта эшкуарлык субъектын электрон сәүдә мәйданчыкларында урнаштыруда, товар билгесен теркәүдә, хезмәт шартларын махсус бәяләүдә, логотип эшләү һәм башкалар. Узган ел шундый барлыгы 1274 профильле хезмәт күрсәтелгән.
Фото: msp29.ru
Читайте нас: