Барлык яңалыклар

«Дулкын»да дулкыннар уйный

Уфаның Затон бистәсендәге «Дулкын» паркы яшүсмерләрнең һәм балаларның яраткан ял үзәгенә әверелеп бара.

Уфада “Торлак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Комфортлы шәһәр мохите формалаштыру” федераль проекты кысаларында “Дулкын” паркын төзекләндерү эше дәвам итә. Бүген “Дулкын” Затон бистәсендә яшәүчеләрнең яраткан ял урынына әверелеп бара.
Күләмле реконструкция 2018 елда башланды. Бу вакыт эчендә парк уңай якка танымаслык булып үзгәрде.
Биредә өлкәннәр дә, балалар да рәхәтләнеп ял итә. Һәркем күңеленә якын шөгыль таба ала. Паркта яңартылган яки яңа төзелгән җәяүлеләр һәм велоюллар бар; спорт мәйданчыгында, Workout зонасында, скейтпаркта күнекмәләр уза; күпләр хоккей уйный, тимераякта шуа; балалар уен мәйданчыгында кайнаша, “Автошәһәрчек”тә юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәнә яки яңа уңайлы эскәмияләргә утырып ял итә ала.
Болар барысы да реконструкция эшләренең беренче ике этабы барышында башкарылган.
Хәзер “Дулкын” паркын төзекләндерүнең соңгы этабы бара. Тиз арада күл тирәсе, терраса һәм җәяүлеләр күперләре төзекләндереләчәк, шулай ук амфитеатр төзелергә тиеш. Яз җитеп, җылы көннәр башлануга, бу эшләр төгәлләнергә тиеш.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/63643
Читайте нас: