Барлык яңалыклар

Хәрби уеннар – сәнгать ул!

5 – 8 февраль көннәрендә Уфада Башкорт дәүләт аграр университетының төп корпусында “Евразия студентларының өченче ачык хәрби сәнгать уеннары” узачак.

5 – 8 февраль көннәрендә Уфада Башкорт дәүләт аграр университетының төп корпусында “Евразия студентларының өченче ачык хәрби сәнгать уеннары” узачак.
Башкорт дәүләт аграр университеты Русия хәрби сәнгать берлегенең Башкортстандагы филиалы ярдәмендә өченче тапкыр Бөтенрусия югары мәгариф оешмалары арасындагы бәйгедә җиңеп, югарыда аталган чараны үткәрү өчен грант алды.
Евразия студент хәрби сәнгать уеннары сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга, студентлар спорты үсешенә, Русия халыклары дуслыгын ныгытуга юнәлтелә. Мондый югарылыктагы спорт чараларын үткәрү исә Русия Президенты Владимир Путинның май указлары нигезендә барлыкка килгән “Демография” гомумдәүләт проектына караган “Спорт – яшәү рәвеше” проектының төп максатларының берсе.
Әйткәндәй, бу ярышларда Русия төбәкләре һәм Евразия илләрендәге урта махсус белем бирүче һәм югары уку йортларының спорт командалары катнашачак. Айкидо, тай боксы, кикбоксинг, барлык стильдәге каратэ, билбау белән көрәш, тэквон-до, мас-рестлинг кебек спорт төрлөре буенча ярышлар төрле мәйданчыкларда оештырылачак.
Фото: mas-wrestling.ru
Читайте нас: