Барлык яңалыклар

Энергетика экспорты арта

Башкортстан экспортерларга өч төрле финанс ярдәме күрсәтә торган бик аз төбәкләрнең берсе булып тора.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

2020 елның 11 аенда чимал булмаган энергетика экспорты күләме, 2019 елның гыйнвар-ноябрь айлары белән чагыштырганда, 11% ка арткан. Бу хакта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча Башкортстан Республикасының Дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева хәбәр итте.
“Без шулай ук төбәк экспортының гомуми күләмендә чимал булмаган энергетика экспортының өлешен арттыруны билгеләп үтәбез. Узган елның 11 аенда ул, 2019 елның гыйнвар-ноябрь айлары белән чагыштырганда 11% ка арткан. Русия буенча уртача алганда чимал булмаган энергетика экспорты өлеше 47,3% тәшкил итте", – дип хәбәр итте Маргарита Болычева.
Аның сүзләренчә, мондый нәтиҗәләргә ирешүдә төбәктә икътисадны тотрыкландыру буенча чараларның беренче һәм икенче пакеты кысаларында экспортка ярдәм итүнең яңа чараларын гамәлгә кертү ярдәм иткән.
Башкортстан экспортерларга өч төрле финанс ярдәме күрсәтә торган бик аз төбәкләрнең берсе булып тора. Алар арасында товарларны чит илләргә ташу буенча чыгымнарның бер өлешен компенсацияләү, продукцияне халыкара сертификацияләү һәм “экспорт кэшбекы”на киткән чыгымнарның бер өлешен каплату бар.
“Чимал булмаган энергетика экспорты күләмен арттыру “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты белән каралган", – дип ассызыклады тышкы икътисади элемтәләр буенча Башкортстан Республикасының Дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева.

Фото: finobzor.ru
Читайте нас: