Барлык яңалыклар

Дүртөйле районы авылларында – яңа фельдшер-акушер пунктлары!

2021 елда районның Гөлек, Түбән Әлкеш, Ярми авылларында өч яңа фельдшер-акушер пункты ачылачак. Әлеге вакытта биредә әзерлек эшләре бара.

2021 елда Дүртөйле районының Гөлек, Түбән Әлкеш, Ярми авылларында өч яңа фельдшер-акушер пункты ачылачак. Әлеге вакытта биредә әзерлек эшләре бара. ФАПлар Русия Президенты Владимир Путинның “Май указлары”на ярашлы имзаланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында файдалануга тапшырылачак.
Фельдшер-акушерлык пункты медицина оешмасының тәүге структур бүлекчәсе булып тора. ФАПлар авылларда табибка кадәр беренчел медик-санитар ярдәм һәм халыкка паллиатив медицина ярдәме күрсәтү өчен оештырыла.
"Гөлек авылында медпункт беркайчан да булмады. Якын-тирә авылларга беренче ярдәм алу өчен баручыларның да мөмкинлекләре юк. Халык күптән фельдшер-акушер пункты ачуларын сораган иде. Без гариза тапшырдык, аны хуплаганнан соң, җир участогы бүлеп бирелде, кадастр паспорты рәсмиләштерелде. Киләчәктә бина электр энергиясе, су белән тәэмин ителәчәк, җир участогын төзекләндереләчәк", – дип билгеләп үтте Иске Баеш авыл хакимияте башлыгы Илдус Хәмиев.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/61812.
Читайте нас: