Барлык яңалыклар

Шайтан кырында төзелгән шәһәр

Шәһәрне торгызуда тоткыннарның хезмәте дә кулланыла.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

Октябрьскийда шәһәрнең 75 еллыгына шәһәр халкы сайлаган өч иҗтимагый территория төзекләндереләчәк. Проектлар шәһәр тирәлеген төзекләндерү буенча төбәк һәм гомумдәүләт проектлары кысаларында финанслана.
Торак коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматларына караганда, Шашин һәм Закиров урамнары арасындагы парк, 29нчы микрорайон һәм автозаправка арасындагы парк, 8нче санлы мәктәп территориясе төзекләндереләчәк. Соңгы объектта эшләр узган ел башланган да инде.
Шәһәрнең оешу тарихына килгәндә, 1937 елда республиканың көнбатышында нефть ятмалары ачылу сәбәпле, Ык елгасының уң як ярында нефтьчеләрнең эш бистәсен төзү турында карар кабул ителә. Бистә төзелеше өчен урын 1937 елда Муллино һәм Төркмән авыллары арасындагы Шайтан кырында сайлана. Нефтьчеләрнең беренче палатка шәһәрчекләре монда 1937-38 елларда барлыкка килә. Ике ел эчендә 20гә якын бер катлы кирпеч йорт, клуб, ашханә, почта төзелә. Бистәне беренчеләрдән булып социалистик шәһәр (Соцгород) дип атыйлар. Нефть ятмаларына эшче көчләр агымы бик зур булу сәбәпле, беренче елларда землянкаларда яшиләр.
Шәһәрне торгызуда тоткыннарның хезмәте дә кулланыла.
1946 елның 5 апрелендә Туймазы районының Октябрьский поселогына шәһәр статусы бирелелә.
Бүген Октябрьскийда 114 100 кеше яши.
Фото: oktelsrb.ru
Читайте нас: