Башкортстанның инновацион предприятиеләре 20 млн сумга кадәр грант алырга мөмкин. Бу хакта Башкортстан Дәүләт комитеты Матбугат хезмәте хәбәр итә. Грантлар алуга гаризалар 1 мартка кадәр кабул ителә.
Грантлар кече инновацион предприятиеләргә субсидияләр рәвешендә бирелә. Проектларны гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны финанслар белән тәэмин итүгә юнәлтелә. Күләме 20 млн сумга кадәр була ала. Проект нәтиҗәләре коммерцияләштерү перспективасына ия булырга тиеш. Фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен башкаруга чыгымнар искәрмә булып тора, дип ассызыклый ведомствоның матбугат сәркатибе Илгизәр Саньяров.
Грант конкурсының тематик юнәлешләре арасында түбәндәге юнәлешләр бар: санлы технологияләр, медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре, яңа материаллар һәм химик технологияләр, яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре, биотехнологияләр һәм ресурсларны саклаучы энергетика.
Конкурс турында тулы мәгълүматны Инновацияләргә ярдәм итү фондының рәсми сайтында (http://fasie.ru/press/fund/komm-13/) табарга мөмкин.
Инновацион предприятиеләргә грантлар Русия президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча максатка ашырылучы Кече һәм урта предприятиеләргә ярдәм итү буенча гомумдәүләт проекты кысаларында бирелә.