Покровка фельдшер-акушерлык пункты авыл халкына медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү максатында һәм «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатларында төзелгән.
Әзерлек эшләре өч ай элек башланган булган, ә бүген инде учреждение үзенең беренче пациентларын кабул итә. Фельдшер-акушерлык пункты барлык стандартларга һәм санитария нормаларына туры килә, электр җылыту, кайнар һәм салкын су, хәрәкәте чикләнгән кешеләр өчен махсус пандус бар. Халыкка беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү өчен бөтен шартлар тудырылган.
Фельдшер-акушерлык пункты Туймазы районының Покровка, Дарвин һәм Таш кичү авылларында яшәүче халыкка медицина ярдәме күрсәтәчәк. Әлбәттә инде, үз яшәгән төбәгеңдә дәвалана алу мөмкинлеге булу бик уңайлы. Сүз уңаеннан, ФАПтан районның үзәк хастаханәсенә кадәр ара 17 километр тәшкил итә.
Покровка фельдшер-акушерлык пункты мөдире – тәҗрибәле фельдшер Елена Казакова, Башкортстан республикасының сәламәтлек саклау отличнигы. Ул 33 еллык хезмәт тәҗрибәсенә ия.
Чыганак: Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте.