Барлык яңалыклар

Спорт өчен акча мулдан

2 миллиард сумга физкультура-сәламәтләндерү комплекслары төзеләчәк.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

Русия Хөкүмәте “Бердәм Русия” башлангычы буенча төбәкләргә ачык типтагы физкультура-сәламәтләндерү комплекслары төзелешенә 2 миллиард сум юнәлдерәчәк. Бу акчаларга 100 физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзеләчәк. Спорт инфраструктурасын үстерүгә федераль бюджеттан өстәмә акчалар бүлеп бирү турында Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин белдерде.
“100 физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзеләчәк, шул исәптән яңа спорт мәйданчыклары, футбол кырлары һәм боз ареналары булдырылачак. Алар барысы да заманча гимнастик снарядлар, спорт инвентаре, көч тренажерлары белән җиһазландырылачак һәм сәламәтлекләре буенча чикләүләре булган кешеләр өчен һичшиксез җайлаштырылачак", – дип белдерде премьер-министр.
Массакүләм спортка ярдәм итүне ул мөһим эш юнәлеше дип атады, Президент куйган максатларның 2030 елга спорт белән шөгыльләнүчеләрнең өлешен 70 процентка кадәр арттыруны күздә тотуын искәртте.
Башкортстанда да спортны үстерүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур игътибар бирелә. Шул исәптән “Бердәм Русия” фиркасе тарафыннан да.
“Ел саен “Балалар спорты” проекты кысаларында без авыл мәктәпләрендә спорт залларын төзекләндерәбез, ә агымдагы елда Нефтекама шәһәрендә яңа физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзү планлаштырыла. Дәүләт думасы депутаты һәм спортчы буларак, мин әлеге төзелеш барышын контрольдә тотачакмын. Депутат мониторингы кысаларында киләчәктә объект физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы булсын өчен барлык кирәкле киңәшләр бирергә тырышачакмын”, – диде Дәүләт думасы депутаты, БРда “Балалар спорты” координаторы Рима Баталова.

Фото: vladikavkaz.bezformata.com
Читайте нас: