Барлык яңалыклар

Дүртөйледә яңа томограф

Бәясе арзан түгел – 50 миллион сум.

Дүртөйле үзәк хастаханәсендә яңа компьютер томографы урнаштырылды. Ул Aquilion Lightning дип атала һәм кеше гәүдәсе әгъзаларын 80 киселештә төшерергә сәләтле. Компьютер томографы Русия Федерациясендә тормышка ашырылучы "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын гамәлгә кую кысаларында алынган. Җиһаз хастаханәгә 2020 елның көзендә кайтартылган. Бәясе арзаннан түгел – 50 миллион сум.
"Томограф ябык киңлекләрдән курыккан пациентлар өчен аеруча уңайлы булачак, чөнки ул пространство тоемлавын булдыра. Яңа технологияләр пациентларга медицина хезмәтен күрсәтүне яхшыртырга һәм диагнозлар кую тизлеген арттырырга ярдәм итәчәк», – дип билгели Дүртөйле үзәк хастаханәсенең баш табибы Айрат Рәхмәтуллин.
Билгеле булуынча, коронавирус инфекциясе шартларында компьтер томографларына ихтыяҗ бермә-бер артты. Үпкәләр зарарлануын ачыклауда алар ышанычлы диагностика җиһазы булып чыкты. Тәүдәрәк томографта тикшеренү өчен чиратлар барлыкка килде, авырулар озак вакыт көтәргә мәҗбүр булды. Аеруча авылларда, ерак районнарда яшәүчеләр өчен уңайсызлыклар килеп туды. Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы бу проблемаларны эзмә-эзлекле чишү өстендә уңышлы эшли, халыкка тиешле медицина ярдәме күрсәтү максатын күздә тота.
Диагностик аппаратлар, һичшиксез, медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруда зур ярдәм. Башка авыруларны ачыклау, кисәтү максатыннан да алар уңышлы кулланыла.
Фоточыганак: bashkortostan.ru/presscenter.
Читайте нас: