Барлык яңалыклар

Җәйгә кышын әзерлән!

Башкортстан урманчылары бу мәкальнең мәгънәсен яхшы аңлый.

Кыш әле дәвам итә, ә “Башкортстан Республикасы урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү үзәге” янгын-химия станцияләрендә янгын куркынычы башлану чорына әзерлек тулы куәтенә бара.
– Урман янгыннары техникасының барлык төрләре дә диярлек кышын дөрес саклауга мохтаҗ, – дип сөйләде үзәкнең директоры Айрат Йосыпов. – Техниканы кышкы саклауга куяр алдыннан безнең белгечләр аның торышын җентекләп тикшерәләр, кирәк булганда техник хезмәт күрсәтәләр. Шуны да әйтик, без республиканың урман янгыннары станцияләрендә техниканы кышкы саклауга вакытында куйдык.
– Урман янгыннарын сүндерү техникасын кышкы саклаудан алырга вакыт җитмәде әле, әмма янгын сүндерү өчен файдаланылган автомашиналарга һәм трактор техникасына агымдагы ремонт һәм техник хезмәт күрсәтү эшләре вакытында алып барыла, – дип ассызыклады Айрат Йосыпов. – Техниканы әзерләүдән тыш, урман янгыннарын сүндерү кирәк-яракларын, инструментларны, элемтә чаралары запасларын тулыландыру эшләре алып барыла.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, техниканы тиешле регламент буенча карап торсаң, аның хезмәт вакыты шактыйга озаерга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, республикада 2020 ел янгын чыгу ягыннан бик куркыныч булуга карамастан, урманнарга янгын китергән зыян 7,3 миллион сум тәшкил итте. “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларындагы «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча ул 18,3 миллион сумнан артмаска тиеш иде. Димәк, эшнең нәтиҗәсе бар.
Мондый яхшы күрсәткечләргә федераль проект кысаларында сатып алынган яңа янгын сүндерү техникасы ярдәмендә ирешелде. Монда шулай ук Башкортстан урман хуҗалыгы министрлыгы кул астындагы оешмаларның, ведомствоара бәйләнешләрнең хезмәте зур.
Фото: https://pbs.twimg.com/media/ECAGF3wXkAIRoHm.jpg:large
Читайте нас: