Барлык яңалыклар

Яңа МРТ бик кыйбатлы

65 млн сумлык МРТ аппараты Уфаның кайсы хастаханәсендә урнаштырылган?

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Уфа шәһәренең 21 нче клиник хастаханәсендә яңа МРТ аппараты эшләтеп җибәрелгән. Медицина учреждениесенең баш табибы Ринат Нагаев билгеләп үткәнчә, җиһаз шактый кыйммәтле – 65 млн сум. Ул куелачак бүлмә һәм аңарда эшләячәк хезмәткәрләр җитди әзерлек таләп иткән. Барлык бу эшләр уңышлы үтәлгән. Баш табиб әйтүенчә, мәшәкатьләр үзен аклаячак, чөнки МРТның үз кабинеты булу табибларга нәтиҗәле эш өчен киң перспективалар ача.
Нурланыш диагностикасы бүлеге мөдире Гөлнара Садыйкова коллективны аппаратның үзенчәлекләре белән таныштырган. Гөлнара Альберт кызы хезмәттәшләренә МРТ кабинетында булганда җитди чикләүләр турында, шул исәптән металл предметлар һәм телефоннар белән керергә ярамавын искәрткән.
МРТ кабинетының рентгенолог табибы Ренат Әхтәмов хезмәттәшләренә яңа магнит-резонанслы томографның мөмкинлекләре турында сөйләгән. Хезмәттәшләре аны зур кызыксыну белән тыңлаган.
Чыганак: Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте.
Читайте нас: