Барлык яңалыклар

Фермерлар саны арта

Узган елны Башкортстанда авыл хуҗалыгында фермерлык эшчәнлеге белән 2426 кеше шөгыльләнә башлаган. Авыл хуҗалыгына бүленгән акча күләме буенча Башкортстан Русиядә икенче урында тора.

“Кече һәм урта эшкуарлык” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда “Фермерлыкка ярдәм күрсәтү системасын булдыру һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү” төбәк проекты тормышка ашырыла. Шуның ярдәмендә 2020 елда фермерлык эшчәнлегенә янә 2426 кеше җәлеп ителгән. Бу пландагы күрсәткечләргә караганда 12,6 процентка артыграк.
Башкортстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ирек Сураков билгеләвенчә, әлеге төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен узган елны 266 миллион сум акча бүленгән булган. Шуның 211,5 миллион сумы – “Агростартап” грантларына, 49,4 миллионы – авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуга, 5,1 миллионы төрле субсидияләргә тотылган. Бер сүз белән әйткәндә, әлеге акча тулаем авыл хуҗалыгы өлкәсенә ярдәм күрсәтү өчен файдаланылган. Ел ахырына кадәр грант алучылар 161 кешене эш урыннары белән тәэмин иткән.
2021 елдан Башкортстанда “Фермерлыкка ярдәм күрсәтү системасын булдыру һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү” төбәк проекты яшәүдән туктый. Хәзер авыл хуҗалыгына ярдәм “Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү” төбәк проекты кысаларында башкарылачак. Быел шушы максатларга республика бюджетыннан 281,9 миллион сум акча бүленергә тиеш. Шуның 123,7 миллион сумы – “Агростартап” грантларына, 154 миллионы субсидияләргә китәчәк. Авыл хуҗалыгына бүленгән акча күләме буенча Башкортстан Русиядә икенче урында тора.
Фото: sovetip.ru
Читайте нас