Барлык яңалыклар

Җитештерүнең дә үз мәдәнияте бар

Хезмәт җитештерүчәнлеген ел саен 5% ка арттыру өчен шартлар тудырылырга тиеш.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

Башкортстан “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проектына җәлеп ителгән предприятиеләр саны буенча 2021 елга билгеләнгән бусаганы узган. Бу хакта республиканың Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрлыгында хәбәр иттеләр.
“Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль компетенцияләр үзәге планы буенча быел Башкортстанның кимендә 90 предприятиесен илкүләм проектка җәлеп итү бурычы тора. Әмма 2020 елда без билгеләнгән күрсәткечне 37,6% ка арттырып үтәдек һәм хәзер илкүләм проектта катнашучылар арасында республиканың 106 предприятиесе бар инде”, – дип аңлатты Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры урынбасары Айрат Фәхретдинов.
2024 елга кадәр хезмәт җитештерүчәнлеге буенча илкүләм проектка Башкортстанның ким дигәндә 150 предприятиесен җәлеп итү планлаштырыла.
“Башинформ” хәбәр иткәнчә, быел кайбер үзгәрешләр үз көченә керде. Аерым алганда, илкүләм проект хәзер “Хезмәт җитештерүчәнлеге” дип атала. Элегрәк ул “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү” дип аталган иде.
“Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү” милли проекты Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән. Бу масштаблы проект, сакчыл җитештерү культурасын гамәлгә кертү хисабына, хезмәт җитештерүчәнлеген ел саен 5% ка арттыру өчен шартлар тудырырга тиеш.
Фото: kumertime.rbsmi.ru
Читайте нас: