Барлык яңалыклар

Китапханәләр яңара

Укучылар булырмы?

Башкортстанның Күгәрчен районы Мрак авылында Русия президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча тормышка ашырылучы "Мәдәният" милли проекты кысаларында яңа форматтагы китапханә барлыкка киләчәк. Учреждение 2021 елда модельле муниципаль китапханәләр төзүгә Русия төбәкләрен конкурс нигезендә сайлап алуда җиңеп чыккан. Бу хакта төбәк Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә. Объектны ачу октябрьгә планлаштырылган.
Башкортстан Мәдәният министрлыгының матбугат сәркатибе Олеся Мельникова: "Модельле китапханә заманча фән һәм сәнгать ресурсларына, вакытлы матбугатның санлаштырылган ресурсларына, шулай ук Интернетка керүне һәм "Милли электрон китапханәгә" керү нокталарын булдыруны күздә тота", – ди.
Мракта заманча китапханә барлыкка килү түгәрәкләр санын арттырырга, дискуссия клубларының эшен яхшыртырга гына түгел, даими рәвештә мәдәни-агарту, социаль әһәмияткә ия һәм белем бирү чараларын үткәрергә дә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук балалар өчен уен зонасы һәм релаксация зонасы каралган.
Бу максатларга 35 млн сумнан артык акча кирәк булачак. Шул исәптән федераль бюджеттан – 10 млн сум, республика бюджетыннан 5 млн сум бүлеп бирелә. Китаплар, җиһазлар сатып алыначак, китапханә хезмәткәрләрен укыту оештырылачак.
"Шулай ук китапханә бинасына республика акчалары исәбеннән 20 млн сумнан артык күләмдә финанслашу планлаштырылган", – диләр Башкортстан Мәдәният министрлыгында һәм 2022 елдан 2024 елга кадәр район бюджетыннан китап фондын комплектлауга кимендә 1 млн сум бүлеп биреләчәген әйттеләр.
Фото: pixabay.
Читайте нас: