Барлык яңалыклар

Мәдәниятнең кадере бар

2020 елда Башкортстанда 316 мәдәният учреждениесен яңартуга 1 млрд сумнан артык акча тотылган.Мәскәүнең Зур театры сәхнәсендә Джузеппе Вердиның Илдар Абдразаков куелышындагы "Аттила" операсы премьерасы 2020 елның күренекле вакыйгасы булды.

БР Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова республика Башлыгы Радий Хәбиров ел ахырында үткәргән оператив киңәшмәдә хәбәр итүенчә, 2020 елда федераль бюджеттан, шул исәптән "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында, 335 млн сум җәлеп ителгән. Бу, 2019 елга караганда, 1,8 тапкырга күбрәк. Шул ук вакытта 298 мәдәният объектына җирле бюджетлар исәбенә 92,5 млн. сумга ремонт ясалган. Русиянең башкортлар компактлы яшәгән алты төбәгендә 2020 елда башкорт тарихи-мәдәни үзәкләре ачылган, мастер-класслар оештырылган.
2020 елда Башкортстан мәдәният учреждениеләре 10 мең чамасы чара уздырган, 30 млн чамасы тамашачыны җәлеп иткән. Пандемия шартларында аларның күбесе онлайн-форматта узган. Аерым алганда, онлайн-мәдәни ресурсларга 5 млн тамашачы кергән. 2 миллионнан артык кеше яшәүче Русия төбәкләре арасында республикабыз интернет-киңлектә активлык буенча өченче урында тора.
Мәскәүнең Зур театры сәхнәсендә Джузеппе Вердиның Илдар Абдразаков куелышындагы "Аттила" операсы премьерасы 2020 елның күренекле вакыйгасы булды. Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры спектаклен Русия башкаласында труппа гастрольләре кысаларында күрсәттеләр.
Чыганак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=50627&sphrase_id=2275456.
Фоточыганак: culture.bashkortostan.ru/presscenter.
Читайте нас: