Барлык яңалыклар

Белемеңне Башкорт дәүләт университетында камилләштер!

“Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкорт дәүләт университеты Русиянең 23 төбәгеннән килгән өч меңнән артык кешегә белемнәрен түләүсез камилләштерү мөмкинлеген бирә.

“Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкорт дәүләт университеты Русиянең 23 төбәгеннән килгән өч меңнән артык кешегә белемнәрен түләүсез камилләштерү мөмкинлеген бирә.
Укыту “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларындагы “Һәркем өчен яңа мөмкинлек” федераль проектына ярашлы оештырылган. Русия Президенты Владимир Путинның “Май указлары”на ярашлы расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектының "Һәркем өчен яңа мөмкинлек” проекты 2019 елда илнең Фән һәм югары белем бирү министрлыгы тарафыннан гамәлгә кертелгән иде. Аның максаты – Русия гражданнарына өр-яңа һөнәр алу мөмкинлеген тудыру.
Коронавирус пандемиясе чорында проект аеруча зур ихтыяҗ тудырды. Быел аны гамәлгә ашыруда илнең 50 югары уку йорты, шул исәптән Башкорт дәүләт университеты да катнаша. Университет психология, социология, санлы технологияләр, геофизика, педагогика, медиакоммуникацияләр, инженер-техника өлкәсе һәм башка юнәлешләр буенча 23 белем бирү программасы тәкъдим итә. Әле Башкорт дәүләт университетындагы программалар буенча Башкортстанда, Кырым Республикасында, Мәскәү өлкәсендә, Краснодар краенда, Татарстанда, Мари Иле Республикасында, Магадан өлкәсендә һәм башка төбәкләрдә яшәүчеләр белем ала.
Фото: on.rbsmi.ru
Читайте нас: