Барлык яңалыклар

Тузган торакка өстәмә акчалар табылды

Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды акча янчыгын ача.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды Башкортстанга 2020-2021 елларда гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерүне финанслауга өстәмә гаризаны хуплады. Фондтан республика 184,86 миллион сум алачак, ә әлеге этапка чыгымнарның гомуми суммасы 240,96 миллион сумга җитәчәк. “Акча 6 муниципаль берәмлек территориясендә яшәү өчен яраксыз 180 торак бинадан 455 кешене күчерүгә юнәлдерү каралган”,– дип ачыклык кертте фондның матбугат хезмәте. Билгеләп үтик, әлеге программа “торак һәм шәһәр мохите” дип аталган гомумдәүләт проектына керә һәм 2017 елның 1 гыйнварына кадәр шундый дип танылган авария хәлендәге йортларны күчерүгә исәпләнгән.

Фото: domostroyrf.ru
Читайте нас: