Барлык яңалыклар

Башкортстан укучылары сәламәт елмая!

2019-2020 елда республика мәктәпләрендә 61 яңа стоматология кабинеты ачылган. Нәтиҗәдә, Башкортстан мәктәпләрдәге стоматология кабинетлары саны буенча Русия төбәкләре арасында беренче урынга чыккан.

2019-2020 елда республика мәктәпләрендә 61 яңа стоматология кабинеты ачылган. Нәтиҗәдә, Башкортстан мәктәпләрдәге стоматология кабинетлары саны буенча Русия төбәкләре арасында беренче урынга чыккан.
Русия Президенты Владимир Путинның “Май указлары”на ярашлы имзаланган "Мәгариф" гомумдәүләт проекты нигезендә күпсанлы төбәк проектлары тормышка ашырыла. Шундыйларның берсе – “Канатлан” төбәк проекты. Аның чикләрендә бүген Башкортстанның 800ләп белем учагында бик әһәмиятле башлангычлар гамәлгә керә.
Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты мәгълүматларына караганда, 2019-2020 уку елында "Канатлан" республика мәгариф проектының "Сәламәт елмаю" модуле чикләрендә республикада 61 стоматология кабинеты ачылган. Алар барысы да бер дизайнда, бер стильдә эшләнгән, заманча җиһазландырылган һәм лицензия алган.
Модульнең төп максаты – кечкенә чактан ук балаларның тешләрен саклау. Бу исә аларга киләчәктә ашказаны-эчәклек системасы авыруларын булдырмаска ярдәм итәчәк. Шуңа да "Сәламәт елмаю" модуле кысаларында республикада стоматология кабинетларының ачылуы сәламәт киләчәк буын үстерү өчен хезмәт итә.
Фото: stomov.ru
Читайте нас: